Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” “Кузня”дан үч алды
Бу казанлылар өчен рәттән өченче җиңү
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә “Ак Барс” хоккейчылары Новокузнецк “Металлург”ыннан, Казанда сентябрь аенда җиңелүе өчен, “үчен кайтарды”.
Новокузнецкида узган КХЛ чемпионаты очрашуы Зиннәтулла Биләлетдинов кулы астында уйнаучыларның 3:1 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Очрашуның 14 нче минутында счетны кунаклар ачып җибәрде – казанлылар капитаны Александр Свитов беренче алканы кертте. Икенче периодта капкаларга бер алка да кермәде. Өченче период уртасында “Ак Барс” өстенлеген Дмитрий Обухов икеләтә арттырды. Матчка интриганы, исәпне 2:1 иткән Сергей Дорофеев алкасы өстәде. Әмма ахыргы “сүзен” “Ак Барс” әйтте. Джастин Азеведо “Кузня”ның тренерлык штабының капкачыны салдыруыннан файдаланып, көндәшнең буш капкасына алка кертте. Шул рәвешле, “Ак Барс” 3: 1 исәбе белән җиңү яулады.
Бу казанлылар өчен рәттән өченче җиңү булды. Клуб биш матч дәвамында очколар җыя. Киләсе матчын “Ак Барс” 18 нче ноябрьдә “Себер” командасына каршы үткәрәчәк.
"Металлург" (Новокузнецк) – "Ак Барс" (Казан) – 1:3 (0:1, 0:0, 1:2)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз