Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” кунакта “Трактор”га җиңелде
Алдагы матчны казанлылар үзендә үткәрәчәк
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Чиләбе “Трактор”ы белән уйнаган “Ак Барс” хоккей командасы 4:3 исәбенә җиңелде.
Татарстан командасыннан Евгений Бодров исәпне ачса (3 нче минут), “Ак Барс”ның тагын Данис Зариповы 2 алка кертте (37 нче һәм 60 нчы минутлар); боз хуҗалары Ян Булис (4 нче минут), Дерон Куинт (34 нче минут), Константин Панов (38 нче минут, штраф алкасы) һәм Максим Якуценя (65 нче минут, җиңү китергән буллит) шуңа җавап бирде.
Казан “Ак Барс”ы алга таба үзе бозында 8 гыйнвар көнне Түбән Камадан “Нефтехимик”ны кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз