news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” кунакта “Адмирал”ны җиңде

22 сентябрь көнне Казан командасы «Куньлунь» белән уйный.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” КХЛның даими чемпионат матчында буллитлар буенча “Адмирал”ны җиңде (4:3).

Матчның җиденче минутында ук исәпне хуҗалар ачты. Өч минуттан барслар исәпне тигезләде. Беренче период ахырында “Адмирал” казанлылар капкасына тагын бер алка очырды. Ә икенче период башында уңыш янә безнең көндәшләргә елмайды.

Әмма Казан командасы уенны овертаймга кадәр җиткерә алды. Тик аның барышында командалар алка кертә алмады, бары буллитлар сериясе генә “Ак Барс”ка җиңү китерде.

22 сентябрь көнне Казан командасы «Куньлунь» белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат

«Адмирал» (Владивосток) — «Ак Барс (Казан) — 3:4 Б (2:1, 1:1, 0:0, 0:0, 0:1)

20 сентябрь. «Фетисов Арена»
1:0 Саюстов (Ткачёв, Саболич, 07:00, бол.)
1:1 Свитов (Секач, Охтамаа, 09:57)
2:1 Блум (16:19, бол.)
3:1 Земчёнок (Волченков, Сигарёв, 23:43)
3:2 Свитов (Токранов, Захарчук, 33:33)
3:3 Малыхин (Захарчук, 44:21)
3:3 Ткачёв (Җидү китергән буллит)

Капкачылар: Серебряков — Гарипов

news_right_1
news_right_2
news_bot