news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» күчмә сериясен Минск «Динамо»сына каршы матч белән дәвам итәчәк

Бүген Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ даими чемпионатын Минск «Динамо»сына каршы матч белән дәвам итәчәк.

Очрашу Беларуссия башкаласында, «Минск-Арена»да узачак. Уен Мәскәү вакыты белән 17.10 сәгатьтә башлана.

«Ак Барс» хәзерге вакытка Көнчыгыш конференциясендә 17 очко белән алтынчы урында тора. «Динамо-Минск» Көнбатыш конференциясендә шул ук 17 очко белән җиденче позициядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot