news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасының яңа тренеры исеме билгеле булды

"Казанга баш тренер булып кайтуыма бик шат", - диде Дмитрий Квартальнов.

"Ак Барс" командасының яңа тренеры исеме билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккей клубын Дмитрий Квартальнов җитәкләячәк. Квартальнов бер сезонга килешү төзеде, аны тагын бер сезонга озынайту мөмкинлеге дә каралган. Бу турыда клубның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казаннан килгән тәкъдим турында озак уйлап тормадым, карьерада мондый вариантлар күп булмый. Мин Казанга баш тренер булып кайтуыма бик шат, республика һәм клубы җитәкчеләре, җанатарлар миңа шундый бөек команданы тапшыруына бәхетлемен", - диде ул.

Яңа тренер Данис Зариповны командада саклап калу үзе өчен иң өстенлекле мәсьәлә булуын да әйтте. Команданың төп өлешенә "Ак Барс" системасы уенчыларына тупланачак.

Квартальновка тренерлар штабында Павел Зубов, Игорь Горбенко, капкачыларның тренерлары Ари Мойсанен һәм Сергей Абрамов, физик әзерлек тренеры Нормундс Силиньш ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot