Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” командасының Владивостокта җиңүе тренерның туган көненә бүләк булды
Казанлылар, биш алка кертеп, “Адмирал” командасын җиңде.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Владивосток шәһәрендә узган матчта җиңү “Ак Барс” тренерларының берсе Александр Завьяловның туган көненә бүләк булды. “Ак Барс” хоккей командасы “Адмирал” хоккейчыларын 1:5 исәбе белән җиңде.
Беренче период. Алтынчы минутта “Адмирал” уенчысы Карл Кубат уенның беренче алкасын кертте (1:0).
Икенче период. Беренче минутта, күпчелектә уйнаганда, Антон Ландер бәргәннә соң Иржи Секач, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләде (1:1). Унтугызынчы минутта “Ак Барс” сакчысы Рафаэль Батыршин алка кертте, гол видео кабатлаудан соң саналды (1:2).
Өченче период. Сигезенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер алка кертте (1:3). Унҗиденче минутта Артём Лукоянов дүртенче алканы кертте (1:4). Уен ахырына санаулы секундлар калганда Иржи Секач бишенче алка хуҗасы булды (1:5).
Командалар составы:
“Адмирал”: Серебряков (Красоткин); Черников – В. Стрельцов – А. Стрельцов, Козловский – Угольников; Глазачев – Полак – Воронин, Кубат – Таратунин; Феоктистов – Коньков – Бутузов, Мищенко – Антропов; Яковлев – Мерескин – Говорка (Зайцев), Кармашков.
"Ак Барс": Подъяпольский (Гарипов); Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма; Зарипов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Юдин; Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков; Кара – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин.
Киләсе уен Түбән Камада узачак. “Нефтехимик” – “Ак Барс” матчы 3 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
- “Фетисов Арена” боз сараенда “Самвел, без синең белән” дигән плакат торды. Бу “Адмирал”ның элекке капитаны Самвел Мнацянга яман шеш белән көрәшергә ярдәм күрсәтүне белдерүче плакат иде.
- Самвел Мнацян 2013-2015 елларда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасында уйнаган. 22 октябрьдә Владивостокта үткән “Адмирал” – “Нефтехимик” матчында җыелган бар акча 28 яшьлек хоккейчыга матди ярдәм буларак юнәлтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз