news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» командасының ЦСКА белән уенга чыгарга мөмкин булган составы ачыкланды

Уенга Дмитрий Обухов белән Альберт Яруллин әйләнеп кайта.

«Ак Барс» командасының ЦСКА белән уенга чыгарга мөмкин булган составы ачыкланды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). КХЛның даими чемпионаты кысаларында Мәскәүнең ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга әзерләнүче «Ак Барс» командасының якынча составы билгеле булды. Бүгенге ачык күнегүләр вакытында төп состав белән алдагы уеннарда катнашмаган Дмитрий Обухов белән Альберт Яруллин да шөгыльләнде.

"Алар уйнаячак", - диде баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов.

Күнегүләр вакытында уенчыларның бүленешенә игътибар итсәк, кичке уенга «Ак Барс»ның составы түбәндәгечә булырга мөмкин:

Капкачылар: Эмиль Гарипов, Александр Шарыченков, Артур Мисбахов.

Беренче бишлек: Роман Манухов – Андрей Марков, Иржи Секач – Джастин Азеведо – Антон Ландер.

Икенче бишлек: Альберт Яруллин – Василий Токранов, Станислав Галиев – Владимир Ткачёв – Роб Клинкхаммер.

Өченче бишлек: Атте Охтамаа – Никита Лямкин, Дмитрий Обухов – Алексей Потапов – Артём Лукоянов.

Дүртенче бишлек: Михаил Сидоров – Рафаэль Батыршин, Антон Глинкин – Александр Свитов – Александр Бурмистров.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" - ЦСКА уены "Татнефть-Арена" боз сараенда 19:30 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot