news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Ак Барс” командасының бүгенге уенга составы билгеле булды
Казан командасы капкасын гадәттәгечә Эмиль Гарипов саклый.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, «Татар-Информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары бүген Казанда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән очраша. Әлегә сериядә исәп “Металлург” файдасына – 3:0.
Казан командасы составында бүгенге уенга команда капитаны Александр Свитов та әйләнеп кайтты. Исегездә булса, “Авангард”ка каршы соңгы уенда һәм “Металлург”ка каршы тулаем сериядә команда капитаны, имгәнү сәбәпле, бозга чыга алмаган иде.
“Ак Барс” бүгенге матчта түбәндәге составта бозга чыга: Степан Захарчук, Андрей Попов, Михаил Глинкин, Антон Глухов, Александр Свитов, Роман Абросимов, Василий Токранов, Михаил Сидоров, Рафаэль Батыршин, Альберт Яруллин, Дмитрий Обухов, Денис Хлыстов, Максим Лазарев, Джастин Азеведо, Атте Охтамаа, Владимир Ткачев, Дамир Мусин, Андрей Чибисов, Иржи Секач һәм Федор Малыхин.
“Ак Барс” капкасын Эмиль Гарипов саклый.
Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot