news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» командасында үзгәрешләр: Голубев китте, Фаткуллин кайтты

Казан хоккей клубы составка 20 яшьлек сакчыны кире кайтарды.

«Ак Барс» командасында үзгәрешләр: Голубев китте, Фаткуллин кайтты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Денис Голубев Хабаровскиның «Амур»ына күченде. Казан клубы 26 яшьлек һөҗүмче өчен акчалата компенсациягә ия булган. Бу хакта «Ак Барс» клубының матбугат хезмәте җиткерде.

Денис Голубев – «Ак Барс» системасында тугыз сезон уздырган, КХЛда Казан командасы өчен 190 матчта бозга чыккан уенчы. Шул уеннарда ул 11 алка керткән һәм 13 нәтиҗәле пас биргән.

Шул ук вакытта Казанга 20 яшьлек сакчы Тимур Фаткуллин әйләнеп кайтты. Казан клубы аны узган җәйдә Новокузнецкиның «Металлург»ыннан алган иде. Бу сезонда Тимур Фаткуллин КХЛда Түбән Новгородның «Торпедо» командасында – 1, югары хоккей лигасында «Саров» өчен 6 матчта катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot