news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасы үзенең яңа уенчысын — Андрей Марковны тәкъдим итте

Хоккейчыга Казан клубының 79нчы номерлы уен свитерын тапшырдылар.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанның "Ак Барс" хоккей командасында чираттагы яңа уенчы тәкъдим ителде. Ул - "Монреаль Канадиенс" командасының элеккеге сакчысы Андрей Марков.

Бу уңайдан матбугат очрашуында "Ак Барс"ның 79нчы номерлы уен свитерын хоккейчыга клуб директоры Шамил Хөснетдинов тапшырды.

Сакчы Андрей Марков "Монреаль Канадиенс" составында 16 сезон үткәрде, Милли хоккей лигасында ул 990 уенда катнашкан. Марковның "Ак Барс" белән килешүе ике елга төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot