news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасы үз бозында Минск хоккейчылары белән очраша

Уен алдыннан уздырылган күнегүләр вакытында команданың баш тренеры булган проблемалар хакында сөйләде.

"Ак Барс" командасы үз бозында Минск хоккейчылары белән очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген – 4 декабрьдә Казанның “Ак Барс” хоккейчылары үз бозында Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Минскиның “Динамо” командасын кабул итә.

“Үзебезнең кимчелекләр өстендә даими эшләргә кирәк. Без эшлибез, әмма һәрвакыт барып кына чыкмый. Уенчылар сафтан чыга, шуңа да нидер үзгәртеп торырга кирәк. Шуңа да уенда тотрыклылык юк”, – диде бүген ачык күнегүләр вакытында “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

Сүз уңаеннан, КХЛ тарихында көндәшләрнең моңа кадәр 18 мәртәбә очрашканы булган: өстенлек Казан командасы ягында – 13 җиңү. Дөрес, быелгы сезонда 13 ноябрьдә Минскида узган уен боз хуҗаларының ышанычлы җиңүе белән төгәлләнгән иде – 4:1.

Бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot