Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" командасы "Югра" белән очраша
Бу сезонда көндәшләр дүрт тапкыр очрашкан: Казанда - 6:1, 3:2 һәм 3:1, Ханты-Мансийскида – 3:4 (булллитлар буенча)
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Ханты-Мансийскида КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. "Югра" белән очрашу 17.00дә (Мәскәү вакыты белән) башлана.
Матчка Эдуард Одиньш, Александр Соин, Сергей Мисюрь, Станислав Раминглар кергән судьялар бригадасы хөкемдарлык итә. "ТНВ" телеканалы хоккей сөючеләргә "Югра" - "Ак Барс" матчыннан туры трансляция тәкъдим итә (репортаж 17.00дә башлана).
Бу сезонда көндәшләр дүрт тапкыр очрашкан: Казанда - 6:1, 3:2 һәм 3:1, Ханты-Мансийскида – 3:4 (булллитлар буенча). Ил чемпионатлары кысаларында "Ак Барс" белән "Югра" 16 тапкыр уйнаган. Казанлылар активында 8 җиңү һәм 8 җиңелү бар (алкалар аермасы - 52-41), - дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз