news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды

"Ак Барс" капкасына хәлиткеч ике алканы Данис Зарипов кертте.

"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Ильнар Тухбатов
(Казан, 28 март, «Татар-Информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары бүген Казанда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән очрашты. Сериядәге өченче матч “Ак Барс”ның җиңелүе белән төгәлләнде – 2:3.
 
Казан командасы составында бүгенге уенда кабат капитан вазифасын Михаил Варнаков башкарды. Имгәнүләрдән соң күнегүләр уздыра башласа да, Александр Свитов бозга чыкмады. Югалтулар моның белән генә чикләнмәгән иде: “Ак Барс” составында шулай ук Александр Лукоянов, Денис Голубев, Дмитрий Архипов, Михал Йордан да уйный алмады. Соңгы икесенең сезон азагына кадәр командага булыша алмаячагы турында да сүзләр йөри.
 
Аның каравы, составка Дмитрий Обухов белән Денис Хлыстов әйләнеп кайтты. Менә шундый шартларда калган команданың һәр уенчысы зур җаваплылык тоеп бозга чыкты да инде.
“Ак Барс” командасының өстенлеге беренче минутларда ук сизелерлек иде. Шул өстенлек нәтиҗәсен дә бирде – исәпне беренчеләрдән булып, Казан командасының күплектә уйнавыннан файдаланып, Джастин Азеведо ачты – 1:0.
 
Икенче периодта кунаклар күплектә уйнау буенча нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте – Василий Токрановның кирәксез вакытта кагыйдә бозуы аркасында аз составта калган Казан командасы Мозякин-Зарипов-Коварж һөҗүменә каршы тора алмады. Гол авторы – Сергей Мозякин.
 
Барысы да өченче периодта хәл ителде. Период башында “Металлург”ның дүрт минутка аз составта калуыннан файдалана алмаса да, боздагы уенчылар саны тигезләнүгә нык алҗыган кунакларның капкасына икенче алка очып керде. Уңышка Михаил Глухов иреште – 2:1.

Казан командасы уен азагына кадәр исәпне үзгәрешсез саклый алмады: Эмиль Гарипов саклаган капкага өченче уен рәттән Данис Зарипов гол кертте.
Уен төгәлләнергә 2 минут чамасы калып барганда Зарипов тагын бер, бу юлы инде җиңү китергән алканы кертте – 2:3.

Шулай итеп, сериядә исәп “Металлург” файдасына 3:0 булды. Чираттагы уен Казан бозында 30 мартта уза.

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция финалы. 3 нче матч. “Ак Барс” (Казан) – “Металлург” (Магнитогорск) – 2:3 (1:0, 0:1, 1:2).
1:0 Азеведо (Секач, Яруллин, 12:13, күплектә)
1:1 Мозякин (Ли, Зарипов, 31:55, күплектә)
2:1 Глухов (45:56)
2:2 Зарипов (Ли, Коварж, 56:08)
Капкачылар: Гарипов – Кошечкин
Сериядә исәп: 0:3 (1:2 ОТ; 0:2; 2:3).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100