news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” командасы “Сибирь”не җиңде

Казанлылар узган сезонның Гагарин Кубогы плей-оффының беренче раундында җиңелгән өчен “Сибирь”га “җавап бирде”

  (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы хоккейчылары КХЛ чемпионатының өй матчында җиңү яулады. Зиннәтулла Биләлетдинов спортчылары узган сезонның Гагарин Кубогы плей-оффының беренче раундында җиңелгән өчен “Сибирь”га “җавап бирде”.
“Татнефть-арена”да очрашу 5:2 исәбе белән “барс”лылар файдасына тәмамланды. Җиңү алкасы һөҗүмче Игорь Мирнов исәбендә, казанлылар составында шулай ук форвард Евгений Бодров билгеләнеп үтте.
Казанлылар киләсе матчны 30 сентябрьдә Түбән Каманың “Нефтехимик” командасында кунакта үткәрәчәк.
«Ак Барс» (Казан) – «Сибирь» (Новосибирск өлкәсе) – 5:2 (4:0, 0:0, 1:2).
Голлар: Бурмистров (бол., Хешка), 2:08 – 1:0. Бодров (Свитов), 2:49 – 2:0. Мирнов (Корнеев, Азеведо), 3:36 – 3:0. Свитов (Бодров, Рылов), 15:47 – 4:0. Бодров (Обухов, Свитов), 43:38 – 5:0. Турессон (Энлунд), 45:59 – 5:1. Бутузов (Бобров), 47:06 – 5:2.
Капкачылар: Гарипов – Коскинен (Беспалов, 15:47).
Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot