news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы сезонда беренче тапкыр оттырды

Казан хоккейчылары чираттагы уенны Екатеринбургта уздыра.

(Казан, 2 cентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында “Сочи” командасына оттырды. “Татнефть Арена” боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде.
 
Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык – “Сочи” хоккейчылары күплектә уйнаудан оста файдаланды. Гол авторы – Михаил Мамкин.
 
Уенның соңгы периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага “голлар яңгыры” яуды – “Сочи” хоккейчылары җавапсыз 4 алка кертә алды.
 
Шулай итеп, “Ак Барс” сезон башындагы 4 җиңүдән соң беренче җиңелү ачысын татыды. 6 сентябрьдә Казан хоккейчылары Екатеринбургта “Автомобилист” командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.
 
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Сочи” – 0:5 (0:0, 0:1, 0:4).
 
0:1 Мамкин (Лапенков, Цветков, 25:39, күплектә) 
0:2 Щегольков (Хомицкий, Падакин, 46:54)
0:3 Лапенков (Падакин, 54:27, күплектә)
0:4 Уэллман (Коллинс, 55:56)
0:5 Иванов (Гребенщиков, Хохлов, 57:10).
Капкачылар: Гарипов – Шикин. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100