Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" командасы сезон алды контроль матчында уңышка иреште
Боз хуҗалары – Әлмәт хоккейчылары "барслар"га җитди каршылык күрсәтте.
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей командасы кичә Әлмәттә беренче сезон алды контроль очрашуы уздырды. Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы көндәше – җирле "Нефтяник" командасы Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә шактый каршылык күрсәте.
Әлеге матч "Ак Барс"ның овертаймда җиңүе белән төгәлләнде – 3:2. Хәлиткеч алканы Джастин Азеведо кертте. Ә аңа кадәр Казан командасы уенчылары Альберт Яруллин һәм Рафаэль Батыршин керткән алкага "Нефтяник"тан Даниэль Насыйбуллин белән Кирилл Адамчук җавап биргән иде.
Хоккей. Сезон алды контроль матчы. "Нефтяник" (Әлмәт) – "Ак Барс" (Казан) – 2:3 (0:0, 0:1, 1:2, 0:1).
28 июльдә "Ак Барс" Казанда "Нефтехимик" белән очраша.
"Уен начар булмады. Безнең өчен дә, көндәшләргә дә файдалы булды", – диде уеннан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. – Яңа уенчыларның әзерлегенә әле бәя бирүе кыен. Сезоннарда яхшы әзерләнүебезне генә җиткерәм. Яңа уенчылар булырмы, дисезме? Әлегә әйтә алмыйм. Күрерсез!"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз