Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" командасы "Салават Юлаев"ка каршы уен белән Гагарин кубогы өчен көрәш башлый
Көндәшләрнең плей-оффта үзара беренче тапкыр гына көч сынашуы түгел.
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2016-2017 елгы сезонында плей-оффтагы беренче матчын уздыра. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Уфаның "Салават Юлаев" командасы белән очраша.
"Татнефть Арена" боз сараендагы бүгенге матч 19:00 сәгатьтә башлана. Боз сараенда аншлаг көтелә – иртәнгә булган мәгълүматларга караганда, бүгенге матчка санаулы билетлар гына калган иде инде.
"Ак Барс" белән "Салават Юлаев"ның КХЛ тарихында плей-оффта беренче генә очрашуы түгел. 2010 елда, мәсәлән, "Ак Барс" әлеге көндәшен откан (гомуми исәп – 4:2) һәм ахыр чиктә икенче тапкыр Гагарин кубогын яулаган иде. 2011 елда "Салават Юлаев" үч кайтарды (4:1). Ә 2012 елда (4:2) һәм 2013 елларда (4:3) "яшел дерби" Казан командасының җиңүе белән төгәлләнде. Узган сезонда беренче раундтагы очрашуда Уфа клубы өстен чыкты (4:3).
Шулай итеп, плей-оффтагы өстенлек әлегә "Ак Барс" файдасына – 3:2.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз