news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасы "Салават Юлаев" белән очраша

Командалар составында - күптән түгел генә каршы як өчен чыгыш ясаган өчәр хоккейчы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген "Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев" белән очраша. Уен 17.00дә (Мәскәү вакыты белән) башлана.

Матчка Евгений Ромасько, Константин Оленин, Эдуард Метальников, Александр Сироткиннар кергән хөкемдарлар бригадсы хезмәт күрсәтә. «Россия 2», ТНВ һәм БСТ телеканаллары хоккей яратучыларга туры трансляция тәкъдим итә (репортажлар 17.00дә башлана).

Бу сезонда "Ак Барс" белән "Салават Юлаев" очрашты инде: 26 ноябрьдә Казанда "барслар" буллитлар буенча оттырды - 0:1 (Дубровский). Ил чемпионатлары кысалары

Командалар составында - күптән түгел генә каршы як өчен чыгыш ясаган өчәр хоккейчы: "Ак Барс"та - һөҗүмчеләр Константин Кольцов, Игорь Мирнов һәм Александр Свитов, "Салават Юлаев"та сакчы Андрей Зубарев, һөҗүмчеләр Евгений Скачков һәм Александр Степанов (хәер, Зубарев белән Степанов, имгәнүчеләр исемлегендә һәм "Ак Барс"ка каршы уйнамаячак). 

2014 ел азагында "Салават Юлаев" үз тарихында өченче тапкыр Европаның иң дәрәҗәле клуб турниры, Швейцариянед Давос шәһәрендә узган Шпенглер кубогында катнашты. Алар "Серветт"ка 0:3 исәбенә оттырды, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.      

news_right_1
news_right_2
news_bot