news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасы сакчысы Зият Пайгин "Эдмонтон"ның фарм-клубы белән килешү төзегән

Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән 22 яшьлек хоккейчы "Бейкерсфилд Кондорс" командасы данын яклаячак.

"Ак Барс" командасы сакчысы Зият Пайгин "Эдмонтон"ның фарм-клубы белән килешү төзегән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей командасы сакчысы Зият Пайгин "Бейкерсфилд Кондорс" клубы белән килешү төзегән. Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән 22 яшьлек хоккейчы әлеге командада 26 нчы сан астында чыгыш ясаячак. "Бейкерсфилд Кондорс" Милли хоккей лигасында (НХЛ) чыгыш ясаучы "Эдмонтон Ойлерз" командасының фарм-клубы һәм ул Америка хоккей лигасында (АХЛ) чыгыш ясый.

Зият Пайгин үз карьерасында Казанның "Ирбис", "Барс" һәм "Ак Барс" командалары өчен уйнарга өлгерде. Узган 2015-2016 елгы сезонда "Сочи" командасы данын яклады. Россия яшьләр хоккей җыелмасы белән 2015 елда дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаганы һәм Евротурда катнашу өчен 2016 елда ил җыелмасына да чакыру алганы бар.

Бу сезонда Зият Пайгин "Ак Барс" составында КХЛның даими чемпионатында 17 матчта бозга чыкты һәм 4 (1+3) очко җыйды. Плей-оффта Зият Пайгин бер уенда да составка эләкмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot