news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" командасы сакчысы Степан Захарчук сигез матчтан читләштерелде

Казан клубы хоккейчысы "Металлург"ка каршы уенда тупас алым кулланып, көндәш команда уенчысын имгәтте.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасының Спорт-дисциплинар комитеты “Ак Барс” командасы сакчысы Степан Захарчукны 8 матчтан читләштерде. Бу хакта лиганың рәсми сайты җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, Казан клубы уенчысы кичә Магнитогорскида “Металлург”ка каршы уенда тупас алым кулланып, көндәш команда уенчысы Александр Будкинны имгәтте.

Әлеге матч 2:1 исәбе белән “Ак Барс” файдасына төгәлләнде, ә Степан Захарчук әлеге гамәле өчен икенче периодта уеннан куып чыгарылган иде. Имгәнү сәбәпле Александр Будкин да уйный алмады. Соңрак аның озак вакытка сафтан чыгуы хәбәр ителде.

Сигез уеннан читләштерелүдән тыш Степан Захарчукка акчалата штраф та салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot