Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” командасы “Металлург” хоккейчыларына җиңелде
Плей-офф этабының беренче сериясендә “Ак Барс” Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очраша.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Магнитогорск шәһәрендә “Ак Барс” хоккей командасы КХЛ чемпионатының агымдагы сезонында соңгы уенын үткәрде. “Металлург” – “Ак Барс” матчы 4:0 исәбе белән тәмамланды.
Шулай итеп, “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында әлегә дүртенче булып урнашты. Плей-офф этабының беренче сериясендә “Ак Барс” хоккейчылары Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очрашачак.
Беренче период. Унберенче минутта “Металлург” сакчысы Виктор Антипин кертелгән алкасы белән исәпне ачып җибәрде (1:0). Унбишенче минутта Деннис Расмуссен “Металлург” командасы өчен тагын бер алка кертте (2:0).
Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.
Өченче период. Җиденче минутта “Металлург” һөҗүмчесе Мэтт Эллисон күпчелектә гол кертте (3:0). Уен ахырына 53 секунд кала һөҗүмче Роман Любимов “Металлург” өчен дүртенче алканы кертте (4:0).
Командалар составы:
“Металлург”:
Заһидулин (Шашков);
Мозякин – Эллисон – Кулёмин, Антипин – Верещагин;
Пакаринен – Расмуссен – Булирж, Береглазов – Матушкин;
Любимов – Шор – Варфоломеев, Дронов – Рылов;
Платонов – Неколенко – Тимкин (Дорофеев),Васильев.
“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Зарипов – Ландер – Азеведо, Яруллин – Манухов;
Воронков – Основин – Лукоянов, Постма – Юдин;
Ткачёв – Михеев – Галиев, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер, Абросимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз