Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" командасы Мәскәүнең "Спартак" командасы белән көч сынаша
Бүгенге матч белән Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Түбән Новгородтагы турнирга нокта куя.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Түбән Новгородта өлкә губернаторы кубогына уза торган сезон алды хоккей турнирында соңгы матчын уздыра. Көндәшн – Мәскәүнең "Спартак" командасы. Матч 15.00 сәгатьтә башлана.
Бүгенге матч белән Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Түбән Новгородтагы турнирдагы чыгышына нокта куя. Турнир иртәгә "Торпедо" һәм "Спартак" командалары арасындагы уен белән төгәлләнә.
"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородтагы турнирда дүрт уен уздырды инде: Казан командасы "Автомобилист" (4:3 ОТ), "Салават Юлаев" (4:3) һәм Новокузнецкиның "Металлург" (5:0) командаларын отты, ә боз хуҗалары – "Торпедо" командасына оттырды (1:3). Әлегә "Ак Барс" 8 очко белән беренче баскычта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз