news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» командасы «Лада» белән 100 нче тапкыр уйный

Узган 99 очрашуда казанлылар активында 42 җиңү, 14 тигез исәп һәм 43 җиңелү

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Ак Барс» Тольяттида КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. Зиннәтулла Биләлетдинов спортчыларының көндәше - бу сезоннан лигага кайткан “Лада” командасы.
“Лада” белән “Ак Барс” 19.30 сәгатьтә очраша. Очрашуда Сергей Беляев (Мәскәү өлкәсе), Сергей Карабанов, Александр Захаренков, Иван Назарова(барсы да Мәскәүдән) судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. “Татарстан – Яңа гасыр” – “ТНВ” хоккей җанатарларына матчтан туры трансляция тәкъдим итә.
Бүгенге юбилей уены, бу очрашу көндәш командалар арасында 100 нче. Узган 99 очрашуда казанлылар активында 42 җиңү, 14 тигез исәп һәм 43 җиңелү, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100