news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы конференциядә кабат беренче урынга күтәрелде

Казан хоккейчылары рәттән икенче тапкыр җиңүгә иреште.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында Мәскәүнең “Спартак” командасын отканнан соң, Көнчыгыш конференциядә кабат беренче урынга күтәрелде.

Кичә Мәскәүдә узган матч 3:2 исәбенә “Ак Барс” файдасына төгәлләнде. “Ак Барс”тан алкаларны Владимир Ткачев (9 нчы минут), Антон Глинкин (17 нче минут) һәм Джастин Азеведо (54 нче минут) кертте. Боз хуҗаларыннан Виктор Комаров (26 нчы минут) һәм Лукаш Радил (41 нче минут) уңышка ирешә алды.

Шулай итеп, "Ак Барс" хоккейчылары 2018 елга чыккач рәттән икенче тапкыр җиңүгә иреште. Әлеге җиңүдән соң “Ак Барс” Көнчыгыш конференциядә беренче урынга күтәрелде. Казан командасының 48 уеннан соң 88 очкосы бар. Дөрес, үкчәгә басып килүче “Автомобилист” командасы (87 очко) бу көнгә 47 генә уен уздырган.

8 гыйнварда “Ак Барс” кунакта “Северсталь” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100