news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” командасы Казан бозында “Амурны” бишенче ел рәттән җиңде

Ахыргы тапкыр “Амур” командасы Казандагы очрашуда “Ак Барс”ны 2013 елда җиңгән булган.

“Ак Барс” командасы Казан бозында “Амурны” бишенче ел рәттән җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Татнефть-Арена" боз сараенда узган уенда “Ак Барс” командасы Хабаровскидан килгән “Амур” уенчыларын 3:1 исәбе белән җиңде.

Бу уенда Зарипов та, Марков та катнашмады, шул сәбәпле, капитан буларак Алексей Потапов чыкты. Потапов үткән сезонның башында “Ак Барс"ка Түбән Новгородның “Торпедо” командасыннан күчеп килде һәм кыска вакыт эчендә үзен яңа командада яхшы уенчы буларак күрсәтә алды.

Беренче период. Уенның беренче 20 минутлыгында кискен мизгелләр күп булса да, период кертелгән алкаларсыз үтте.

Икенче период. “Ак Барс” командасы тарафыннан капка ягына алка ату саны күбрәк булса да, беренче булып исәпне “Амур” командасы ачып җибәрде. Унҗиденче минутта “Амур” уенчысы Александр Горшков беренче алканы кертте (1:0).

Өченче период. 79 секунд үтүгә “Ак Барс” уенчысы Иржи Секач көндәш команда капакасына алка кертте, видеокабатлау караганнан соң гына алка саналды (1:1). Җиденче минутта Антон Ландер “Ак Барс” командасын алга чыгарды (2:1). Унсигезенче минутта “Ак Барс” уенчысы Александр Бурмистров, капканың өске ягына бәрү ясап, тагын бер алка кертте (3:1).


Командалар составы:
"Ак Барс": Шарыченков (Подъяпольский);  Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма; Глухов – Ткачёв – Галиев, Яруллин – Юдин; Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов; Кара – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин. 

“Амур”: Аликин (Кашик); Зогорна – Филиппи – Потехин, Коларж – Кузьмин; Вл. Ушенин – Вяч. Ушенин – Горшков, Атюшов – Турбин; Дедунов – Железков – Руденков, Журавлёв – Корягин; Попугаев – Кузнецов – Пьянов, Гыйздатуллин.

  • 30 сентябрьдә “Ак Барс” “Татнефть-Арена” боз сараенда Владивостоктан килгән “Адмирал” командасы белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100