Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” командасы хоккейчысы Владимир Ткачев ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә керде
Казан комадасы һөҗүмчесенең дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге бар.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россия хоккей җыелма командасы тренерлар штабы 2017 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен киңәтелгән исемлекне игълан итте. Россия хоккей федерациясе мәгълүматларына караганда, исемлектәге 28 хоккейчы арасында “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар.
Олег Знарок җитәкләгән команда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә узачак дөнья чемпионатына әзерләнә. Чемпионат 5-21 май көннәрендә уза. Россия хоккейчылары беренче уенны 5 майда Швеция җыелмасына каршы уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз