Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” командасы дүртенче тапкыр “Металлург” командасына оттырды
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды.
(Казан, 30 март, «Татар-Информ», Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары бүген Казанда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән очрашты. Сериядәге дүртенче матч 1:4 исәбе белән төгәлләнде.
Алдан хәбәр ителгәнчә, “Ак Барс” командасы составында бүгенге матч алдыннан берникадәр үзгәрешләр дә булды. Составта һөҗүмче Михаил Варнаков булмауны Казан җанатарлары югалту буларак кабул итсә, команда капитаны Александр Свитовның әйләнеп кайтуын алкышлап каршы алды. Дөрес, Александр Свитов без күреп гадәтләнгән беренче түгел, ә дүртенче бишлеккә генә кертелгән иде. Анысында да сакчы урынында гына. Бу инде команда капитанының запаста калуын аңлата иде. Шулай булып чыкты да: Свитов боздагы тамашаның үзәгендә кайнамады.
...Исәпне беренче булып матч башында ук “Ак Барс” командасының ачу мөмкинлеге бар иде. Ләкин көндәш команда уенчысы Ян Коваржның кагыйдә бозуы сәбәпле күплектә калган Казан командасына бәхет елмаймады. Ә менә “Металлург” андый мөмкинлеген кулдан ычкындыра торган команда түгел: беренче периодта күплектә уйнау өчен бер-бер артлы ике мөмкинлек бирелде – “Ак Барс” капкасына ике гол керде. Ике очракта да уңышка “Металлург”ның беренче бишлектә уйнаучы хоккейчылары иреште. Гол авторлары – Ян Коварж һәм Виктор Антипин.
“Ак Барс”ны беренче периодтагы хурлыктан Иржи Секач керткән алка гына коткарып калды. Инде күңеле белән “Татнефть Арена” боз сараендагы хәлдән качып, өенә кайтырга җыенган тамашачыда өмет уянды.
Өметне икенче периодта Сергей Мозякин өзде – бүген 36 яшьлек туган көнен билгеләп үтүче “Металлург” командасы капитаны “Ак Барс” капкасына өченче алканы кертте – 1:3. Трибунадагы тамашачылар санын берникадәр киметкән, “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның ил җыелмасын җитәкләгәндә Сочидагы Уеннар вакытында әйткән сүзләрен искә төшергән гол булды бу. Хәтерләсәгез, ул вакытта остаз җыелмага Сергей Мозякинны алмаган һәм: “Ул капкага барып җитә алмас”, – дигән иде. Әлеге гол Сергей Мозякинның бу сезонда керткән 54 нче алкасы булды. Бу – ил чемпионатының яңа рекорды. Аңа кадәр бер сезонда ЦСКА хоккейчысы Вениамин Александров (1962-1963 елгы сезон) 53 гол керткән булган. Шунысы да игътибарга лаек: моңа кадәр Сергей Мозякинның үз туган көнендә уйнаганы булмаган әле.
...1:3 булып башланган өченче периодта исәп аермасы 5 минут чамасы вакыт узу белән үзгәрде. Уңышка кабат “Металлург” командасы, аерым алганда, һөҗүмче Денис Платонов иреште – 1:4. Бу – Казан командасы өчен сезонның төгәлләнүе дигән сүз иде. Азаккы исәп үзгәрешсез калды – 1:4.
"Ак Барс" Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды. Финалда СКА һәм “Металлург” командалары каршылыгын күрәчәкбез.
КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция финалы. Дүртенче матч. “Ак Барс” (Казан) – “Металлург” (Магнитогорск) – 1:4 (1:2, 0:1, 0:1).
0:1 Коварж (Мозякин, Ли, 05:30, күплектә)
0:2 Антипин (Мозякин, Коварж, 10:18, күплектә)
1:2 Секач (Яруллин, Азеведо, 18:10)
1:3 Мозякин (26:24)
1:4 Платонов (Казионов Ден., 45:20).
Капкачылар: Гарипов - Кошечкин.
Сериядә исәп: 0:4 (1:2, 0:2, 2:3, 1:4).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз