news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы баш тренеры Данис Зариповның ни өчен гол кертә алмавын әйтте

Зиннәтулла Билалетдинов бүгенге уенга карата үз бәясен бирде.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”. Фәрит Салихов). Хельсинкиның “Йокерит” хоккейчыларына каршы матчтан соң уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уенның эчтәлек ягыннан яхшы булуын ассызыклады.

“Уен эчтәлеге ягыннан бик яхшы булды. Ике команда да әйбәт уен күрсәтте. Егетләрнең һөҗүмдә һәм сактагы яхшы уены сөендерә. Бу без теләгәнчә булды”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер сүзләренчә, Данис Зариповның биш матч алка кертмәве, һөҗүмченең тиешле форма туплап җиткермәве белән генә бәйле.

“Ничек бәя биримме? Аңа әле тиешле форма туплау өчен вакыт кирәк. Аның яхшы әзерлектә булачагына ышанабыз”, – диде остаз.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда узган матч “Ак Барс” командасы файдасына 2:1 исәбенә төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100