news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы баш тренеры бүгенге җиңелүнең берничә сәбәбен атады

Казан бозында Татарстанның ике командасы көч сынашты.

"Ак Барс" командасы баш тренеры бүгенге җиңелүнең берничә сәбәбен атады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына оттырды. Әлеге матч боз сараена 7103 тамашачыны җыйды.

Бүген Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч кунаклар файдасына 2:1 (1:0, 1:1, 0:0) исәбенә төгәлләнде. “Нефтехимик”тан алкаларны Эмиль Галимов (19 нчы минут) һәм Олег Пиганович (36 нчы минут) кертсә, “Ак Барс”тан Роб Клинкхаммер (32 нче минут) уңышка иреште.

Шунысы игътибарга лаек: “Ак Барс” сакчысы Рафаэль Батыршин бүген КХЛда 400 нче матчын уздырды.

37 уеннан соң “Ак Барс” командасы исәбендә – 69 очко бар, шуның кадәр үк уен уздырган “Нефтехимик”ның 67 очко. Татарстан командалары Көнчыгыш конференциядә 1 нче һәм 3 нче урынга урнашты.
4 декабрьдә “Ак Барс” үзендә Минскиның “Динамо” командасы белән уйный.

“Командалар нәтиҗә өчен уйнады. Безнең әле сораулар бар, күплектәге уенны һаман да яхшырта алмыйбыз. Вак-төяк ялгышлардан соң безгә гол кертәләр. Бу да борчый”, – диде уеннан соң “Ак Барс” командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер фикеренчә, гол кертә алмауга төрле сәбәпләр аяк чала.

“Нәрсә комачау итүен әйтүе кыен. Безгә комачау иткән төрле әйберләр бар. Көндәш – шул сәбәпләрнең берсе”, – диде Билалетдинов.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) – "Нефтехимик" (Түбән Кама). 1:2 (0:1, 1:1, 0:0).

Алкаларны керттеләр: Галимов (Нестрашил, Густафссон, 18.45), Клинкхаммер (Яруллин, Сидоров, 31.31), Пиганович (Шиксатдаров, 35.57).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100