news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» командасы «Авангард»ны өстәмә вакытта җиңде

«Ак Барс» командасы «Авангард»ны өстәмә вакытта җиңде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» - «Авангард» плей-офф сериясенең беренче уены Казан командасы җиңүе белән тәмамланды. Матч исәбе – 3:2.

Казанның «Ак Барс» һәм Омск шәһәренең «Авангард» командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыгарга көч сынаша. Финалга дүрт җиңү яулаган команда чыгачак. Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү бар. Беренче уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Ак Барс» плей-оффның бу этабына үтәр алдыннан «Нефтехимик» һәм «Адмирал»ны дүртәр уенда җиңде, ә «Авангард» алдагы этапларда «Сибирь», «Металлург» командаларын откан иде.

Россия һәм Татарстан гимннары җырланды, алка бозда – уен башланды. Гимннарны «Ямьле» төркеме башкарды.

Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий исәпне ачты (1:0). Гадәттәгечә, голдан соң боз сараенда Артур Исламовның «Татар, алга» җыры яңгырады.

Икенче период. Уникенче минутта Дмитрий Кагарлицкий «Авангард» капкасына икенче алкасын кертте (2:0).

Өченче период. Унынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Корбэн Найт гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс» тагын азчылкта калды, ә «Авангард» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Командалар алтыга дүрт форматында уйнады, инде «Ак Барс» түзде, җиңде дигәндә, период тәмамланырга өч секунд калганда, Корбэн Найт исәпне тигезләштереп куйды (2:2).

Өстәмә вакытның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков гол кертте, Казан командасы җиңде (3:2).

Әлеге матч һөҗүмче Артём Лукоянов өчен «Ак Барс» составында үткәргән 700нче уены булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Токранов – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Авангард»

  • Демченко (Мишуров);
  • Ткачёв – Найт – Буше, Шәрипҗанов – Пайгин;
  • Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Береглазов – Сведберг;
  • Якупов – Дергачёв – Телегин, Белов – Киселевич;
  • Дедунов – Малыхин – Жарков, Давыдов.

Хәзерге вакытта «Ак Барс» өчен уйнаучы Кирилл Семёнов узган сезонда «Авангард» уенчысы иде, ул беренче профессиональ адымнарын да Омск командасы сосавында ясаган. Шулай ук «Авангард»та 2019-2020 еллар сезонында Вячеслав Войнов, ә 2018-2019да Кирилл Петров уйнадылар.

«Авангард» капитаны Дамир Шәрипҗанов һәм һөҗүмче Наил Якупов Түбән Камада туып үскәннәр, икесе дә хоккейчы карьерасын Татарстанда башлаган. Сакчы Зият Пайгин да Түбән Кама командасында уйнап алган иде, ул - Казан хоккей мәктәбе шәкерте, «Ак Барс» составында да уйнады. Александр Дергачев Әлмәт хоккей мәктәбен үткән. Фёдор Малыхин – 2014-2019 елларда Казанда уйнаган һәм 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин кубогына ия булган хоккейчы.

Киләсе уен да Казанда узачак. «Ак Барс» – «Авангард» матчы 3 апрель 19:30 башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100