news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” командасы “Амур” белән очраша

Чемпионатлар кысаларында “Ак Барс” белән “Амур” 40 тапкыр очрашты

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Татнефть-арена” боз сараенда Континенталь хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчы уза. “Ак Барс” белән “Амур” командалары очрашуы 19.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта “барс”лылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатлар кысаларында “Ак Барс” белән “Амур” 40 тапкыр очрашты: казанлылар активында 26 җиңү, 2 тигез исәп һәм 12 җиңелү. Узган ел “барс”лылар “Амур” командасына ике матчны да оттырды: Хабаровскида – 3:6, Казанда – 1:2 исәбе белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100