news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" командасы Алексей Потапов белән килешү төзеде

Һөҗүмче Казанда 97 нче сан астында чыгыш ясаячак.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккей клубы 28 яшьлек һөҗүмче Алексей Потапов белән килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

Түбән Новгородның “Торпедо” хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән уенчы һәм карьерасын моңа кадәр нәкъ менә үз командасында гына уздырды, команданың капитаны вазифасын да башкарды.

"Катлаулы хәл килеп туды – мин составка сирәк эләгә юашладым һәм клубтан әлеге проблеманы чишүдә булышуын сорадым. Клуб миңа каршы килмәде. Бу минем өчен яңа чакыру", – дигән хоккейчы Түбән Новгород клубы рәсми сайтына биргән әңгәмәсендә.

Алексей Потаповның Россия яшьләр җыелма командасы составында 2009 елгы дөнья чемпионатында бронза медаль яулаганы булды.

Һөҗүмче Казанда 97 нче сан астында чыгыш ясаячак.

"Потаповның командага кайчан кушылачагын әлегә әйтә алмыйм", – диде команданың баш тренеры Зиннәтулла билалетдинов кичәге матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100