news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" Кольцовның күчүен раслады

Хоккейчы Казан клубына әйләнеп кайтты

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). "Ак Барс" хоккей клубы соңгы вакытта Мәскәү өлкәсенең "Атлант" командасында чыгыш ясаган 33 яшьлек һөҗүмче Константин Кольцов белән килешү төзеде.

Яңа уенчы Казан клубы өчен 65 номер астында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте. Кольцов "Ак Барс" та 2000-2002 елларда уйнаган иде инде. Ул ике тапкыр Россия чемпионы (2008, 2011 еллар), Гагарин Кубогы иясе (2011 ел), шулай ук  Россия  беренчелегенең ике тапкыр бронза призеры  (2000, 2010 еллар).

Элегрәк "Атланта"дагы финанс проблемлары аркасында, Кольцов "Ак Барс"ка күчәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100