news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» клубы үз символикасы төшерелгән битлекләрне сатуга чыгарган

Клуб кибетендә аның бәясе 149 сум тора.

«Ак Барс» клубы үз символикасы төшерелгән битлекләрне сатуга чыгарган

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы команда символикасы төшерелгән битлекләрне сатуга чыгарган. Клуб кибетендә аның бәясе 149 сум тора.

«Битлекнең дизайны „Алга“ заводы белән берлектә әзерләнгән, ул клуб символикасы төшерелгән киемнәр дә тегә. Татарстанда битлек-перчатка режимы кертелү сәбәпле, аларны әле бүген генә чыгара башладылар. Битлекләр хәзер бөтен кешегә һәм һәр җирдә кирәк, чөнки урамда кеше күп йөри. Әлеге битлекләр — бик тә файдалы әйбер, өстәвенә кыйммәт тә түгел», — дип белдерделәр клубта.

«Татар-информ» агентлыгы «Ак Барс» клубының яңа концепциясе барлыкка килүе хакында хәбәр иткән иде инде. Концепцияне таныту өчен махсус атрибутика линейкасы һәм өстәмә форма комплекты булдырылган. Атрибутика белән шулай ук Татарстанның «Алга» бренды шөгыльләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100