news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" клубы Владимир Ткачев белән килешүне озайтырга җыена

Клубның генераль менеджеры Равил Шәвәлиев әйтүенчә, тренер кирәк тапса, Александр Свитовны да командада калдырырга тырышачаклар.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче Владимир Ткачев белән килешүне озайта алачагына өмеиләнә. Бу хакта матбугат вәкилләре белән бүгенге очрашуда клубның генераль менеджеры Равил Шәвәлиев җиткерде.

"Владимир Ткачев белән сөйләшү алып барыла. Плей-офф төгәлләнде, сөйләшергә мөмкинлек тә бар. Олимпиада факторы (НХЛ хоккейчылары анда катнаша алмый – ТИ) роль уйнарга тиеш түгел. Аның Казанга булган мөнәсәбәте роль уйнаячак. СКА тарафыннан кергән тәкъдимнәр турында белмим", – диде журналистларга Шәвәлиев.

Исегезгә төшерәбез, апрельдә клубның 23 яшьлек Владимир Ткачев белән килешү вакыты чыга. Ул плей-оффта "Ак Барс"ның иң нәтиҗәле уенчысы булды – 11 (2+9) очко китерде.  

Апрельдә команда капитаны, 34 яшьлек Александр Свитовның да килешү вакыты чыга. Моңа карата да Равил Шәвәлиев үз фикерен белдерде.

"Свитовның контракты буенча эш алып барыла. Тренер аны командага кирәк, дип әйтә икән – калдырачакбыз", – диде ул.

Равил Шәвәлиев шулай ук сакчы Зият Пайгинның "Эдмонтон"ның фарм-клубына китәр алдыннан "Ак Барс" белән яңа килешү төзергә каршы килүен дә җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100