Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" клубы Михаил Варнаков белән килешүне өзде
Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге һөҗүмче команданың иң кыйммәтле уенчыларының берсе иде.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче Михаил Варнаков белән килешүне өзгән. Аның биш еллык килешүенең тагын 1 елы бар иде әле. Клубның рәсми сайтындагы хәбәргә караганда, әлеге карар ике яклы ризалык буенча кабул ителгән.
"Ак Барс" өчен Михаил Варнаков 2013-2017 елларда дүрт сезонда 264 уенда катнашты һәм 121 (64+57) очко җыйды. Шунысы да игътибарга лаек: аның плей-оффта 2014 елдан бирле алка керткәне юк. Быел даими чемпионатта 58 уенда 23 (10+23) очко җыйды, ә плей-оффта голга китергән 2 пас кына бирде.
Сүз уңаеннан, Варнаковны командада иң кыйммәтле уенчы, диделәр. “Спортфакт” язуынча ул елына 102 миллион сум акча алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз