news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" клубы капкачы Тимур Билаловның "Югра"га күченүен җиткерде

Бүген клубның капкачы белән килешүне озайтуы җиткерелгән иде.

"Ак Барс" клубы капкачы Тимур Билаловның "Югра"га күченүен җиткерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген КХЛ Twitter битендә капкачы Тимур Билалов “Ак Барс” хоккей клубы белән килешүен 2020 елның 30 апреленә кадәр озайтуы хәбәр ителгән иде. Казан клубының матбугат хезмәте бу уңайдан яңа хәбәр җиткерде.

Әлеге хәбәрдән аңлашылганча, Тимур Билалов Ханты-Мансиның “Югра” командасына күченә.

Бу сезонда Билалов “Ак Барс” составында КХЛның даими чемпионатында 7 матч уздырды.

Моңа кадәр Казан клубына “Югра”дан Александр Шарыченков күченгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot