news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә

Хоккейчы 23 ноябрьдә бозга чыгарга хокуклы.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубы Данис Зариповның алдагы карьера юлы Казан белән бәйле булуына өметләнә. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) хәбәр иткәнчә, Россия хоккейчысы Данис Зариповның дисквалификация вакыты алты айга кадәр кыскартылды, ул 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга мөмкин.

“Ак Барс” хоккей клубы Данис Зариповны һәм барлык хоккей сөючеләрне әлеге карар кабул ителү белән котлый. Без Зариповның чын спортчы һәм профессиональ булуын һәрвакыт белдек, аның гаепсез булуына ышандык. Даниска чын күңелдән зур җиңүләр телибез һәм Зариповның алдагы карьера юлы безнең клуб белән бәйле булуына өметләнәбез”, – диелгән клубның рәсми сайтында.

Данис Зарипов сезон алдыннан “Металлург” клубыннан “Ак Барс”ка күченгән, ә спорттан читләштерелү турындагы карардан соң әлеге килешү өзелгән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100