news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" клубы Данис Зарипов белән сөйләшүләр алып бара

Әлегә килешү төзү-төземәү турында тәгаен мәгълүмат биреп булмый, диелә.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). "Ак Барс" директоры Шамил Хөснетдинов Казан клубының һөҗүмче Данис Зарипов белән сөйләшүләр алып барылуын җиткергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Әйе, без аның белән сөйләшәбез һәм бу сер түгел. Ләкин тәгаен нидер әйтергә әле иртәрәк", – дигән Хөснетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Данис Зариповның "Металлург" (Магнитогорск) клубы белән килешү вакыты бу язда ук чыкты. Хоккейчы үзе "Ак Барс" һәм "Металлург" клублары белән сөйләшүләр баруын җиткергән иде.

36 яшьлек Данис Зарипов "Ак Барс" өчен 2001-2013 елларда чыгыш ясаган иде инде. Соңгы 4 елда "Металлург" данын яклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100