Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» КХЛның Көнчыгыш конференциясе финалының беренче уенында оттырды
«Ак Барс» — «Авангард» — 1:3.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 1:3 исәбе белән җиңелде. Бу командалар өчен плей-офф этабының өченче турының беренче уены булды. Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалы башланды.
- Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә бер җиңү, «Ак Барс» җиңелеп бара. Моңа хәтле плей-оффның беренче турында «Ак Барс» Түбән Новгородның «Торпедо» командасын һәм икенче турда Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп, өченче турга үтте.
Беренче период. Уникенче минутта «Авангард» хоккейчысы Кирилл Готовец исәпне ачты (0:1).
Икенче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, һөҗүмче Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).
Өченче период. Унсигезенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (1:2). Периодның соңгы секундларында «Ак Барс»ның буш капкасына алка керде, гол авторы — Клим Костин (1:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Рейдеборн (Билалов);
- Доус — Галимов — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
- Лукоянов — Глухов — Фисенко, Мёрфи — Хенкель;
- Песонен — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
- Галиев — Бурмистров — Воронков (Сафонов), Журавлёв.
«Авангард»
- Грубец (Бобков);
- Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
- Ковальчук — Зернов — Толчинский, Емелин — Каски;
- Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Готовец — Береглазов;
- Комаров — Каблуков — Дедунов (Грицюк), Чистяков.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 5 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз