Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" Казанда узачак корылтайга бөтен илдәге фанатларын көтә
Команданың илнең һәр почмагында һәм аннан читтә җанатарлары барлыгы берәүгә дә сер түгел
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы күркәм гадәт буенча үзенең тугры дусларын бергә җыя. 23 май көнне Казанда команда фанатларының IV Халыкара корылтае уздырыла.
"Ак Барс"ның илнең һәр почмагында һәм аннан читтә җанатарлары барлыгы берәүгә дә сер түгел. Күркәм гадәткә әверелгән фанатлар слеты инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Корылтайда катнашучылар саны елдан-ел арта бару сөендерә һәм быел анда Казан командасыныд 200дән артык җанатары катнашыр дип көтелә. Татарстан башкаласына Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа, Чиләбе, Санкт-Петербургта яшәүче фанатлары киләчәк. Моннан тыш, Рига һәм Астана җанатарлары да көтелә.
Корылтайда катнашучыларны бик бай программа көтә. Ул кызыклы сөйләшүләр, төрле күңел ачу чаралары, эшлекле уеннар, фан-клубларны үстерү буенча кейслар белән эшләүне үз эченә алачак. Ул гына да түгел, җанатарлар төрле шәһәрләрдә фанатлар хәрәкәтен үстерү буенча тәҗрибә дә уртаклашачак.
IV Халыкара корылтайның башкаларыннан төп аермасы җанатарлар арасында тәҗрибә алмашу, Россиянең һәм якын чит илнең төрле шәһәрләрендә фан-хәрәкәтләрне системалаштыруга юнәлдерелгәнлек булачак, дип хәбәр итә казанлыларның матбгат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз