news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Казанда Уфа кунакларын отты, уенда 9 гол керде

«Ак Барс» Казанда Уфа кунакларын отты, уенда 9 гол керде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасын җиңде. Уен Казанда узды.

Беренче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Терехов исәпне ачты (1:0). Бер минут та үтмәде, исәп тигезләнде, алканы Денис Ян кертте (1:1).

Период уртасында «Ак Барс» рәттән өч тапкыр кагыйдә бозды, икесе – мәйданга артык уенчы чыгарып, өченчесендә Максим Арефьев кәшәкәне бозга атты.

Бераз тигез составларда уйнап алгач, Казан командасы тагын кагыйдә бозды. Шулай да, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда капкасына алка керттермәде, киресенчә, үзләре гол кертте. Унсигезенче минутта Кирилл Семёнов командасын алга чыгарды (2:1).

Унтугызынчы минутта Александр Хмелевский алканы элекке команда капкасына кертте. Александр Уфага каршы өч уенның өчесендә дә гол кертте (3:1).

Икенче периодны «Салават Юлаев» капкачысын алмаштырып башлады, бозга Семён Вязовой урынына Илья Коновалов чыкты. Бу периодта да хөкемдарлар тагын «Ак Барс» уенчыларын штрафчылар эскәмиясенә утырта барды, җанатарлар моның белән килешә алмыйча сызгырырга тотынды.

Ундүртенче минутта Дмитрий Яшкин гол кертте (4:1). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Девин Броссо Уфа командасының артка калышуын киметә алды (4:2).

Өченче периодның алтынчы минутында Артемий Князев «Салават Юлаев» капкасына бишенче алканы кертте (5:2). Уналтынчы минутта бу уенда беренче тапкыр «Салават Юлаев» уенчысын штрафчылар эскәмиясенә утырттылар. «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, голны Уфа уенчысы Артём Горшков кертте (5:3).

Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский гол кертте (6:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Арефьев (М. Коновалов);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Пустозёров, Карпухин – Марченко;
  • Денисенко – Биро – Сем. Терехов, Князев – Лучевников;
  • Кателевский – Фисенко – Бровкин (Җамалтдинов).

«Салават Юлаев»

  • Вязовой (И. Коновалов);
  • Броссо – Родуолд – Ян, Стюарт – Кулик;
  • Жаровский – Пименов – Хохлачёв, Цулыгин – Варлов;
  • Сучков – Берлёв – Кузнецов, Зоркин – Панин;
  • Горшков – Ефремов – Фәизов, Комаров – Василевский.

18 декабрьдә «Ак Барс» Санкт Петербургның СКА командасына каршы уйнаячак. Матч Санкт Петербургта була, 19:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot