news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" Казанда "Металлург" белән уйный

Әлеге командалар ил чемпионатлары кысаларында 78 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 48 җиңү, 8 җиңелү бар, 22 уен тигез исәпкә тәмамланган

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛның чираттагы матчында "Металлург" (Новокузнецк) белән очраша. "Татнефть-арена"дагы уен 19 сәгатьтә башлана.

Матчка  Юрии Ренн (Финляндия), Александр Сергеев (Жуковский), Петр Алешин (Санкт-Петербург), Дмитрий Головлев (Чаллы) хезмәт күрсәтә.

Әлеге командалар ил чемпионатлары кысаларында 78 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 48 җиңү, 8 җиңелү бар, 22 уен тигез исәп белән тәмамланган (алкалар аермасы 255:190). Узган сезонда "Ак Барс" Новокузнецкта 2:0 белән откан һәм Казанда 4:5 (буллитлар буенча) исәбенә оттырган, дип искәртә казанлыларның матбугат хезмәте.

Узган сезон "Металлург"ның яңа тарихында иң начары булган. Бары "Амур"ны гына узып, ул КХЛның турнир таблицасында 27 нче урынны биләгән, чираттагы мәртәбә плей-офф уйнаудан мәхрүм калган.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100