news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак барс” Казанда “Амур” командасыннан өстен чыкты

Плей-офф исәбе – 2:0.

“Ак барс” Казанда “Амур” командасыннан өстен чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 2017-2018 елгы сезонында плей-оффтагы икенче матчын уздырды.

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында Хабаровскның “Амур” командасы белән очраша. Икенче матч “Ак барс” файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.

Исәпне Казан командасының көндәшләре ачты. Икенче периодны “Ак барс” актив башлады. Джастин Азеведоның пасы белән Антон Ландер “Ак барс” җанатарларында кабат өмет уята. Исәп - 1:1. Озак вакыт үтми Станислав Галиев “Ак барс”ны алга чыгара. Татар тамырлары булган бу хоккейчының плей-оффта инде ике алкасы исәпләнә. “Амур” уенчысы Томаш Загорна уенны тигезли. Уен тәмамлануга берничә минут кала Джастин Азеведо җиңү алкасын кертә. Соңгы исәп – 3:2.

Уен азагы шактый кызу булды. Көндәшләр сакчыны да, өстәмә вакыт та алып карады, әмма казанлылар бирешмәде.

Шулай итеп, плей-оффтагы өстенлек әлегә "Ак Барс" файдасына – 2:0.

Алкаларны керттеләр:
0:1 – Кирилл Рассказов (Амур);
1:1 – Антон Ландер (Ак Барс);
2:1 – Станислав Галиев (Ак барс);
2:2 – Томаш Загорна (Амур);
3:2 – Джастин Азеведо (Ак Барс).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100