news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» капкага таба ике тапкырга әзрәк бәрү ясап, Владивосток командасын җиңә алды

«Ак Барс» капкага таба ике тапкырга әзрәк бәрү ясап, Владивосток командасын җиңә алды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Владивостокның «Адмирал»ын 2:1 исәбенә җиңде. Матч Владивостокта узды.

Бүгенге уен «Ак Барс»ның 20 яшьлек сакчысы Всеволод Альметкин өчен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды. Ә Һөҗүмче Дмитрий Кагарлицкий КХЛда 700нче матчын үткәрде.

Сезон башында «Ак Барс»ның төп капкачылары булып торган Тимур Билалов һәм Әмир Мифтахов җәрәхәтләнүләре сәбәпле, алтынчы уен рәттән Казан командасы капкасын Артур Әхтәмов саклый. Ул бүген КХЛда беренче «коры» уенын үткәрүдән әздән калды, капкасына уен ахырында бер алка керттерде. «Ак Барс» сайтындагы мәгълүматлар буенча, «Ак Барс» капкасына таба алка бәрүләр 47 тапкыр булган, ә «Ак Барс» үзе көндәше капкасына 21 тапкыр бәргән.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне ачты (0:1). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Радулов гол кертте (0:2).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Унсигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Адмирал» уенчысы Прохор Корбит командасының артка калышуын киметте (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Альметкин – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Адмирал»

  • Хомченко (Иванов);
  • Горшков – Берлёв – Чебыкин, Уильямс – Лисовец;
  • Файзуллин – Граовац – Фиоре, Соловьёв – Янчевский;
  • Гутик – Шэн – Корбит, Метальников – Паутов;
  • Емец – Махановский – Шевченко (Бучельников), Никитин.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Владивостокта узачак. «Адмирал» – «Ак Барс» матчы 10 октябрьдә 12:30 сәгатьтә башлана

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100