news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов паузадан соң бозга чыкты, команда җиңде

«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов паузадан соң бозга чыкты, команда җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Астананың «Барыс» командалары арасындагы хоккей матчында Казан командасы җиңде. Уен исәбе – 3:1. Матч Астанада узды.

«Ак Барс» капкасын Әмир Мифтахов саклады, ул соңгы тапкыр декабрь ахырында уенның бер өлешендә катнашкан иде. Моңа хәтле Әмир Мифтаховның, «Ак Барс» капкасын саклап, тулы бер матч үткәргән уены сентябрьдә иде. Паузага карамастан, ул уен дәвамында бары бер алка керттерде.

Беренче периодның бишенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Дмитрий Юдин исәпне ачты (0:1). Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев гол кертте (0:2). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Барыс» уенчысы Давид Скленичка командасының артка калышуын киметте (1:2).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның җиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер гол кертте (1:3).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Шутов (Паскуале);
  • Камара – Апальков – Оберг, Скленичка – Ножье;
  • Омирбеков – Шестаков – Савицкий, Нургалиев – Гайтамиров;
  • Асетов – Червени – Шайхмедденов, Хенкель – Шалапов;
  • Рымарев – Борисевич – Муратов (Кайыржан, Оспанов).

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Галимов – Радулов, Журавлёв – Марченко;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Адамчук – Лямкин;
  • Барбер – Сафонов – Петров, (Быков).

«Ак Барс»ның киләсе уены Новосибирск шәһәрендә узачак. «Сибирь» командасына каршы матч 30 гыйнварда 15:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100