news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” капкачысы Гарипов Төньяк Америкага күчәргә ниятли

Гариповка алмашка “Себер” белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак килер дип фаразлана.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Казан “Ак Барс”ы голкиперы Эмиль Гарипов карьерасын Төньяк Америкада дәвам итәргә уйлый. Ул команданы быелгы сезон тәмамлангач калдырырга мөмкин. Бу хакта “СЭ” яза.

Гариповның “Ак Барс” белән контракты 2018 елның 30 апрелендә төгәлләнә. Быелгы сезонда капкачы командада даими чемпионатта 47 матч үткәрде (92 уздырылган гол, 93,1 процент кире кагылган) һәм 5 уен плей-оффта (8 уздырылган алка, 93,2 процент).

Гариповка алмашка “Себер” белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак булыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100