news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” капитаны Свитов аек булмаган Косовның фотосы өчен гафу үтенде

Хоккейчы клубташының тәртибен хупламавын һәм “Ак Барс”та мондый хәл яңадан кабатланмаячагына вәгъдә итте.

“Ак Барс” капитаны Свитов аек булмаган Косовның фотосы өчен гафу үтенде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казан “Ак Барс”ның клуб белән контрактын озайткан хоккейчысы Александр Свитов, команда капитаны хокукында клубташы Ярославның исерек килеш автомобиль йөрткәне өчен җанатарлардан гафу үтенде. Бу хакта “Ак Барс” рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • 31 майда, иртән, юл-патруль хезмәте экипажы руль артында аек булмаган Косов утырган такси машинасын туктаткан. Мөгаен, хоккейчы алдагы көнне узган бәйрәмнән кайткандыр. Соңрак урынга Свитов килеп җиткән һәм юл-патруль хезмәте машинасында утырган Косов белән фотога төшкән.

“31 май төнендәге Ярослав Косов белән фотога төшүемне хупламаганнардыр, мин аңлыйм. Җанатарлардан команда капитаны исеменнән әлеге хәл өчен гафу үтенәм. Исерек килеш руль артында булу машина йөртүчегә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Ике бала атасы буларак андый хәлгә кискен каршы мин. Ул көнне чемпионлыгыбызны билгеләп үтсәк тә, Ярослав руль артына утырырга тиеш түгел иде. Ә миңа патруль автомобиле янында фотога төшмәскә иде. Безнең команда да мондый хәлләр кабатланмас дип вәгъдә бирәм”, - дип җиткерде Свитов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100