Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» капитаны Марченко Миңнехановка бүләк тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасы сезоны алдыннан «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты.
Команда капитаны Алексей Марченко Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, алдагы сезонда максатка ирешү өчен бөтен көчләрен куячакларын әйтте.
«Ак Барс» клуб кына түгел, ә сез әйткәнчә, республиканың горурлыгы. Гаять зур «Татнефть» гаиләсенең бер өлеше. Без Татарстан, шәһәр һәм җанатарлар алдындагы җаваплылыкны аңлыйбыз. Киләсе сезонда безнең алда иң югары максатлар тора. Без аларны үтәү өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде ул.
Шулай ук Марченко Миңнехановка команда свитерын тапшырды.
Билгеле булганча, «Ак Барс» сезонда беренче матчны үз бозында «Сибирь» командасына каршы 5 сентябрьдә уздырачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз