Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» капитаны хәйрия матчы турында: Балаларны елмаюлы килеш күрү бик шәп
Казан клубы хоккейчылары терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен матчта уйнады.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» капитаны Александр Свитов терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен хәйрия матчында катнашуны шәрехләде.
«Чынлыкта, мондый диагнозлы балаларга карау авыррак. Әмма безнең алар белән уйнарга, рухи яктан ярдәм итәргә килүебез яхшы идея. Без «Игелекле эшләр көне» фонды белән күп эшләр башкарабыз, һәм бу аның тагын бер зур булмаган өлеше», — дип сөйләде Свитов «Татар-информ» корреспондентына.
Хоккейчы шулай ук матч оештыручыларны да мактады. «Бу балалар өчен бик шәп, чөнки алар елмаеп йөрде. Ә безгә аларга килү һәм ярдәм итү, алар белән хоккей уйнау кыен түгел. Гамәлгә яхшы ашырылган яхшы идея», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз